ҖИЛСЕЗ с. 1) Җил булмаган, җил исми торган, тын, тыныч. Җилсез җылы сәгатьләрдә яшь умарта кортлары, масса күләмдә чыгып, очыш уены уздыралар. И.Халифман. Күк, көндезге зәңгәрлеген җуеп, карасу төскә кергән. Кич җилсез, болытсыз иде. Х.Сарьян. Җилсез көндә серкәләр еш кына, авызчыкларга эләкмичә, җиргә коела. Шулай итеп, җимешлекле чәчәкләрнең күбесе серкәләнмичә кала. Ботаника 2) Җил йөрми торган, ышык. Алмагач җилсез урынны ярата. Г.Әпсәләмов. Бездә сабантуйлар табигатьнең оҗмах бакчасында үтә. Авылның бер иңкү, җилсез, үтә тыныч урыны ул. Казан утлары |