ҖИЛПҮ ф. 1) Канатны очу өчен хәрәкәтләндерү, селкү. Әллә ничек ак каз, каң-каң --- итеп, канатларын җилпеп кагына. М.Гафури. Әләм уртасына канатларын зәһәр җилпеп очкан шоңкар сурәте төшерелгән. В.Имамов

2) Талпыну, кагыну, селкеп җибәрү. Ак тулпар, озын ялын җилпеп, муенын алга сузып, борын тишекләрен киңәйтеп очып бара... М.Маликова. [Кошлар] Канатларын җилпеп-җилпеп карый. Сирәгәйгән чылгыйларын саный. Казан утлары

3) Кулга тоткан әйберне селкү, чайкау. – Нәрсәм белән алыйм мин аларны [билетларны]? – Биктимер чалбар кесәләрен җилпеп күрсәтте. Г.Галиев. Җилпәзәне җилпү

4) Кискен хәрәкәт белән болгау, селтәү. Клара, кыргыйлык һәм нәфислек кушылган хәрәкәт белән, кулларын соңгы тапкыр җилпеде. Ә.Еники. Бакый, кулларын җилпеп, утны сүндерергә азапланды. М.Маликова. Зур оя янына киләсең дә, өстенә кагылмыйча гына, кулыңны җилписең. М.Мәһдиев

5) Җилгәрү, чүп-чарны җилгә очыру. Җил бераз көчәюгә, Һәдия әби олы капкасын ачып куйды да, җиргә ак җәймәсен җәеп, чиләктәге бодаен җилпеп җилгәрергә тотынды. Г.Галиев

6) күч. сөйл. Ташлау, тондыру. [Шәкүр] Өелеп яткан тимерләр эченнән берсен эләктереп алды да, күз иярмәслек җитезлек белән, дуңгыз тарафына җилпеде. М.Әмир

Җилпеп алу Берара, кыска вакыт эчендә җилпү; тиз һәм аз гына җилпү. [Ул] Кочакларга җыенган кеше сыман, бер ихласлык белән, колачларын җилпеп алды. Р.Мөхәммәдиев. Мәҗит, Саттарның һөҗүмен кире каккандай, сыңар кулын канат сыман җилпеп алды. Ф.Сафин

Җилпеп бетерү Барысын да, тулысынча җилпү

Җилпеп җибәрү Кинәт җилпи башлау. Җилпеп җибәрә кичке җил Ал челтәр пәрдәләрне. Ф.Кәрим

Җилпеп кую 1) Нәрсәне дә булса, җилпеп, әзер хәлгә китерү. Җәймәләрне, ишегалдына алып чыгып, җилпеп куйдык

2) Бер тапкыр җилпү хәрәкәте ясау. Кайбер чәчәкләргә күбәләкләр ябышып сеңгәннәр дә, аерылырга теләмичә, бары канатларын гына җилпеп куялар. Ә.Еники. Ана казым канат җилпеп куя... А.Хәлим

Җилпеп тору Бертуктаусыз җилпү. --- көчек, шып туктап, кәкрәйгән койрыгын өскә күтәреп, әле бер якка, әле икенче якка җилпеп тора әнә. Ф.Сафин. Җәйге челләдә, кирәкле төймәгә басуга, җиләс җил битеңә өрә. Әйтерсең сөйкемле япон кызлары синең каршыңда җилпәзәләрен җилпеп тора. Ф.Абдуллин

Җилпи башлау Җилпергә тотыну. Төшеп җитәрәк, аккошлар муеннарын аска бөктеләр, гәүдәләрен турайтып, канатларын җилгә каршы җилпи башладылар. Г.Хәсәнов

Җилпи төшү Тагын да бераз җилпү



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә