ҖИЛПУЧ и. 1. 1) Он салу һәм иләү өчен хезмәт итә торган, уртасы бераз колашаландырып эшләнгән җәенке агач савыт. Бервакыт, әнигә ипи изәргә, җилпуч тутырып, он иләп куйганымны да хәтерлим. Ф.Хөсни. Зур җилпучы белән, йөгереп, келәткә барды, өсәктән, тутырып, арыш оны алды да аш өенә керде. Г.Ибраһимов. [Ир кеше] Бераздан, дәшмичә генә, чиләк белән он алып кереп, аны җилпучка сала, тау итеп, матур итеп сала. М.Мәһдиев 2) Тегермәндә ташларны әйләндереп алган стена 2. с. мәгъ. Җилпучка охшаган, җилпуч формасындагы, зур. Казык башы саен – кара карга, без килә башлагач, җилпуч-җилпуч канатлары белән җиргә кара күләгә коеп, каргалар төркеме кузгалды. А.Гыйләҗев |