ҖИЛПЕНҮ ф. 1) Канат кагу; талпыну, очып китәргә омтылу. Чыпчык шундук җилпенеп очып киткән. Әкият. Канатлары ныгый башлауга, кошчыклар да җилпенәләр, тар оядан иркен, очсыз-кырыйсыз күккә талпыналар. И.Салахов 2) Нәрсә дә булса эшләргә тырышу, берәр хәрәкәт ясау. Сәлим, биек кузлага салган юан бүрәнә өстендә, канатларын җәйгән бөркет шикелле, җилпенеп-җилпенеп, пычкыны салмак кына йөрткәндә, Вәли астан әтисенә булыша. М.Галәү. Кулындагы каурый каләм дә, очарга җыенган кош кебек, бер талпынып ала. Берара туктап кала, шунда ук, җилпенеп, тагын кузгала. М.Госманов 3) Җиңелчә генә җилфердәп, селкенеп тору; тибрәнү. [Ул] Җилдә җилпенеп шытырдаган зәңгәр брезент куышы эчендә, тәбәнәк, тар прилавкасы артында басып тора. М.Маликова. Абзыйның кара калын кашлары сикерешеп, борын яфраклары җилпенеп, күзләре очкынланып китте. Г.Гомәр. Мич каршында өелгән саламда мәтәлчек атабыз, ялкын телләренең талпына-талпына җилпенүен карап, ләззәт кичерәбез. Казан утлары 4) Кемгә яки нәрсәгә дә булса юнәлтеп, кискен кул хәрәкәте ясау. Оркестр каршында җилпенү 5) күч. Талпынып алу, күңел ашкыну, иләсләнү, хискә бирелү. Шигырь дә бит каләм белән түгел, күңел түрендә җилпенгән былбылларның канат очы белән языла. Казан утлары Җилпенә башлау Җилпенергә тотыну. Анда, оркестр артындагы бөтен диварны иңләп-буйлап, гүяки салават күпере калыкты, һәм ул, музыка тирбәлешенә буйсынып, җилпенә башлады. М.Маликова Җилпенеп алу Бераз, кыска вакыт эчендә җилпенү. Белә ул, шатлыкның бик кыска вакытлы икәнен дә, икенче көн тагын дөнья куласасының басасын да белә, әмма шатланып ала, селкенеп, җилпенеп ала. Т.Миңнуллин. Сагышлы көйләр көйләп, Кошлар күк канат кагынып, Бер җилпенеп аласың. Х.Касыйм Җилпенеп китү Кинәт җилпенә башлау. Мөнәвәрә аккош кебек назлана, тургайлар кебек җилпенеп китә, аңардан нәфислек, садәлек, хатын-кыз мөлаемлыгы ташый иде. Г.Ахунов Җилпенеп кую Кыска вакыт эчендә, бер тапкыр җилпенү. --- иске бүрегенең бер колакчыны үрә катып тора; икенчесе, шиңгән әрекмән яфрагы шикелле, шәлперәеп төшкән. Атлаган саен, канат каккандай җилпенеп куя. М.Хәсәнов Җилпенеп тору Бертуктаусыз җилпенү. Кыска пәлтәсенең төймәләре ычкынган, ул селтәнгән җайга, кып-кызыл галстугының ике очы җилпенеп тора. Ф.Сафин |