ҖИЛПӘЗӘ и. 1) Ясалма җил булдыру өчен кулланыла торган ярым түгәрәк формасындагы зиннәтле әйбер; русчасы: веер, опахало. Татарстан Сынлы сәнгать музеенда җилпәзәләр күргәзмәсе оештырылды. Мәдәни җомга

2) Кошларда: каурый сабының бер ягына рәттән урнашкан йоннар. Контур каурый тар гына каты үзәктән – саптан һәм аның як-ягындагы киң, йомшак җилпәзәдән тора. Каурыйның җилпәзәсен саптан үсеп чыккан бик нечкә, куе мөгезчел йон бөртекләре челтәре тәшкил итә. Биология

3) бот. Кайбер үсемлек орлыкларының очып таралуына ярдәм итә торган җиңел канатчыклар. Ике саплы җилпәзәсенә ябышып, өрәңге орлыклары очып йөри. М.Мәһдиев



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә