ҖИЛПӘВЕЧ и. 1) к. җилпәзә (1 мәгъ.). [Ата көртлек] Зәңгәрсу кара койрыкларын җилпәвечтәй тырпайтып, өскә тарттыра. Г.Хәсәнов. Кинәт тимер юл буенда көчле шартлау гөрселдәде. Күккә, җилпәвеч канатларын хәтерләтеп, ялкын бөркелде. Ш.Рәкыйпов

2) к. җилләткеч. Типография залы уртасында басу машинасыннан бер-бер артлы, җилпәвеч канатларыдай булып, яңа елның беренче көне газеталары чыгып тора. Г.Минский



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә