ҖИЛЛЕ с. 1. 1) Җил исеп торган, җиле көчле булган. Көз үзенә алмашка кышны чакырды. Октябрь азагында ук чамасыз җилле, өметсез салкыннар башланды. А.Гыйләҗев. Бүген беренче мәртәбә көн язгыча түгел: ямьсез, нәкъ көзге төн төсле, җилле, вак кына яңгыр явар-яумас маташа иде. Гали Рәхим. Разведчик кортлар көннең җилле булуын һәм турыдан-туры очарга мөмкин түгеллеген умартага килеп хәбәр итәләр... И.Халифман

2) Җил белән аралаш, катнаш булган. Таулар, яланнар, урманнар ашасыннан шәһәр өстенә таба каты давыллы, җилле яңгырлар ишерелеп киләләр. Г.Ибраһимов

3) Үтәли җил йөргән. Җилле урын

4) күч. Тынгысыз, ярсу йөрәкле, ашкынып торган. Тормыш никадәр җилле, дулкынлы булса, аның көзгесе булган әдәбият та шулкадәр рухлы, шулкадәр күренешле була. Җ.Вәлиди. Поэзиягә җилле, давыллы, дәртле романтик буларак бәреп кергән --- Илдар Юзеев халыкны нәкъ шуның киресенә үгетләү юлына баса... Т.Галиуллин

5) күч. Җитез, булдыклы, эшлекле. Шулай да мин әлеге фикер алышуда читтән, --- башка шәһәрдән килгән кеше идем һәм бу җилле, туфанлы, киеренке бәхәсләргә елмаеп-көлеп бәя бирә алдым. Т.Галиуллин. Сугышка кадәр, җилле атлар, җилле ирләр барда, урманны да бик ерактан кисеп кайтаралар иде. Х.Сарьян. Заһидуллин абый, бик җилле, эшлекле кеше булуы өстенә, бик кыю-куркусыз да булып чыкты. Казан утлары

6) күч. Менә дигән, шәп. Өченче бер стражник, идәнгә бөгелеп, шомарак, сыгылмалырак һәм суккан чакта сызгырып төшәрлегрәк җилле чыбык сайлый иде. М.Галәү. Рәйсәләрнең бик җилле магнитофоннары бар иде, бергәләп, шуны уйнаттылар. Ф.Яруллин. Казакның кымызы җилле иде. А.Расих

7) күч. Әдәп кагыйдәләренә сыймый торган, оятсыз. Командир чын диңгезчеләрчә җилле генә сүгенеп алды. М.Юныс. Безнең халыкның, машина тәрәзәсен ачып, «җилле» җөмләләр белән сөйләшергә маһирлыгын исәпкә алганда, юл төзекләндерүчеләрнең мәшәкатьле эше тулаем күз алдына килеп баса. Шәһри Казан

2. рәв. мәгъ. 1) Яхшы итеп, шәп итеп. Шундый җилле тибә ки, теге әзмәвер өйалды баскычыннан мәтәлеп төшә... Р.Фәизов. Кара, кара, нинди җилле кундырды! М.Фәйзи

2) Тиз, шәп. Әмиргә атын китерделәр, ул җилле генә, сикереп, атына атланды. М.Хәбибуллин. Кабан күле буенда чатырлар күренгәч, Сөембикә атын җилле генә юрттырып алып китте. Мирас

3. хәб. функ. Нинди дә булса эшкә кулы ятыш булу. Балта эшенә аның кулы җилле



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә