ҖИЛЛӘ’Ү ф. 1) Җиле булу, җил чыгу. Бүген дә җилли, давыллый, Һавада циклон бугай. Х.Туфан. Августның соңгы якшәмбесе бик матур килде: элек кичтән шактый җилләп, төнлә яңгыр ява башласа да, иртән тагын аязып җибәрде. Ә.Еники 2) Җилдә кибү, сурыгу, дымы бетү. Абзар артларында киртәдән үрәчәләп әвеннәр куелган, монда эт эчәгесе, билчән катыш бәрәңге сабагы җилли... М.Мәһдиев. [Сәфәргали] Бу хәлендә кайтып керсә, өйдә ничек каршы алачакларын чамалый, шуңа күрә, өс-башы җилләгәнче, шушы тирәдә чуалуны артыграк күрә иде. Әмма, җилләү урынына, бишмәт итәге минуттан-минутка шакаеп ката барды. Ф.Хөсни. Әле мин яңгырдан соң җилләп каткан сукмак белән койма буйлап кына, --- кайтып киләм. Х.Сарьян 3) к. җилләтү (2 мәгъ.). Җәйгә чыксаң, җилләр өчен, Җәй келәткә урыныңны. Җыр 4) Җилдәй җитез булу, хәрәкәтендә көч сизелеп тору. Җәй булса да, төннәр салкынча. Вагоннар һаваны ерып, җилләп бара. М.Маликова. Вәли, җилләп, туп-туры ишектән үтте. Н.Хәсәнов 5) Җилгә җилфердәү, җилдә тирбәлү. Җилләп кибә керләр кер бауларда. Р.Мингалим 6) күч. Күңел ачу, иркенгә, хозурга чыгу Җилләп алу Бераз җилләү. Әз генә явып алды да Әз генә җилләп алды. Өстән коеп тормаса да, Эшләр бүленеп калды. К.Булатова Җилләп бетү Ахыргача, тәмам җилләү. Көек исенең әле һаман җилләп беткәне юк. Р.Шәрипова Җилләп йөрү Әле, хәзерге вакытта җилләү. Яңгыр җиле!.. Җилләп йөрсен иде, Дер селкетсен иде дөньясын! Э.Шәрифуллина Җилләп тору 1) Һәрвакыт, бертуктаусыз җилләү. Кичтән үк давыллап, җилләп торды. Ф.Бәйрәмова 2) Бераз, берникадәр җилләү. Тышта яңгыр сибәли, җилләп тора иде. Р.Гаффар Җилләп утыру Җил эчендә калу. Бакча артындагы тау башында Җилләп утыра ап-ак кылганнар. Г.Рәхим Җилли бару Артыннан ук җилләү. Җылы кояш нурлары астында [бәрәңгенең] шундук җилли барганнарын хатыны Сәрия талчыбыктан матур итеп Газинур үзе үргән кәрҗиннәргә җыя бара. А.Хәсәнов Җилли башлау Җилләргә тотыну. Бик хәтәр җилли башлаган, һәм кояш баешы ягыннан, ярты күкне иңләп, каракучкыл, аксыл болытлар күтәрелеп килә. В.Нуруллин Җилли төшү 1) Беркадәр, бераз җилләү. Аяк асты да җилли төшкән. Н.Әхмәдиев 2) Җилдә бераз кибү |