ҖИЛЛӘТҮ ф. 1) Җил агымы белән һаваны сафландыру, һава алмаштыру. Вакыт бетеп килә, икенче сеанс өчен залны җилләтеп өлгерәсе --- бар иде. К.Кәримов. Тик бүлмәне кырык кат җилләтеп, ни ашаганыңны яшерергә тырышсаң да, фатир ишеген ачып керүгә [әни]: – Тагын шул [«Доширак»] токмачын ашаган! Ашказаныңны бетерәсең инде, – дип сукрана. А.Әхмәтгалиева 2) Җиләсләндерү, җил хасил итү. --- әнә берсе тунын, салып, ишек башына ташлаган, әнә тагын сәнәк тоткан бер агай, бүреген күтәреп-күтәреп, башын җилләтә... Ә.Еники 3) Җилле урынга куеп дымын бетерү яки кирәкмәгән чүпләрдән арындыру. – Тышта матур, Сәмәрия апа. Әйдә, һава суларсың, чыгыйк. Урын-җиреңне дә җилләтеп киптерик. Н.Гыйматдинова. --- рәешкә асраган кием-салымын базарга илтсә дә, зәңгәр күлмәген бик кадерләп саклады. Ел саен яз да, көз дә җилләтеп алып керде. А.Гыйләҗев. Йөрәк аша үткән вакыйгаларның --- кирәкмәстәйләре, орлык җилләткәндә очкан кибәк кебек, барыбер онытылып бетә. Казан утлары 4) Җилфердәтү, җилфер-җилфер китерү. Шундый бер шатлык белән, ак беләкне сызганып, алъяпкычны җилләтеп, аш әзерләшә. Г.Ибраһимов. Мондый сүзләргә Сәхипҗамал карчыкның да күңеле җилкенеп китте: – Әйдә, булмаса, карт, бер җилләтеп апкайт, – дип, бишеккә менеп утырды. Ф.Яруллин Җилләтә башлау Җилләтергә тотыну. Фазылның ябык паспортын җилләвеч итеп, болай да салкынча вагон эчендә үзенең янып торган бит алмасын җилләтә башлады. К.Кәримов Җилләтә төшү Беркадәр, бераз җилләтү. Киемнәрне җилләтә төшү Җилләтеп алу Берара, кыска вакыт эчендә җилләтү. – Тәрәзәне ачарга иде, – диде Гаяз. – Без чыккач, ачып, җилләтеп ал әле, – диде юаны. Х.Сарьян Җилләтеп тору Һәрвакыт җилләтү. --- ике тау арасында йөргәндә, без инде Хаҗәр анабыз кебек кояшта пешмәдек, һаваны вентиляторлар җилләтеп торды. Ф.Мөслимова |