ҖИЛЛӘНҮ ф. 1) Җил исеп тору, җил чыгу. Җир-күк – һәммәсе, югарыда җилләнеп, дулкынланып, тау-тау җимерелеп аккан болытлар астында караңгы төскә чумдылар. Г.Ибраһимов. Атна буе җилләнеп, шактый кар яуганнан соң, кинәт суытып җибәрде. Казан утлары 2) Җилдә торып, эсселекне киметү, җилдән җиләслек алу. Әти, бераз җилләнгәннән соң, йөгән тезгенен дугага бәйләде. Г.Бәширов. Ат бераз җилләнсен, суны соңыннан эчерерсез 3) Җилпәзә, кулъяулык һ.б.ны җилпеп, җил хасил итү. Кулъяулыкларын селкеп-селкеп җилләнәләр, һаман китәргә уйламыйлар. Ш.Камал 4) Җил тәэсирендә чайкалып хәрәкәткә килү. Мин урманны күптән күргәнем юк. Ул җилләнеп шаулый торгандыр. М.Җәлил 5) Тизлекне арттыру, йөрешне тизләтү. Үзенең җөббәсе белән җилләнеп, тагы түземсез кызу кан белән Гали хәзрәт килеп чыга да шәкерт дулкынының үзәгенә – җыелыш залы алдына ташлана. Г.Ибраһимов 6) күч. Нинди дә булса эшне ашкынып башкару 7) күч. сөйл. Гайрәтләнү, гайрәт күрсәтү, кәпрәю. Фетнәдә башлык кылган, теге күкрәге калайлы Хәйрулла староста үзалдына җилләнде, --- котырган тавыш белән: – Нәрсә катып торасыз, әйдәгез! – дип акырды. Г.Ибраһимов 2. рәв. мәгъ. Ашыгып, кызуланып. Ишек ачылды, җилләнеп, һаваны хушбуйга тутырып, курсистка Разия туташ килеп керде. Г.Ибраһимов. [Һади Такташ] Җилләнеп килеп керде дә, җилкәгә кулын куеп: «Сиңа концертта сөйләргә бер шигырь яздым бит әле, Сәлимҗан», – диде. Казан утлары Җилләнә башлау Җилләнергә тотыну. [Хаҗи] Күлмәк изүен чишеп, җилләнә башлый. Ш.Камал. Бу генерал зерә теңкәгә тиде. Ну, минәйтәм, бик җилләнәсез, генерал, без җилләнә башласак, нишләрсез икән. Г.Әпсәләмов Җилләнеп алу Беркадәр, бераз җилләнү; берара җилләнү. [Кыз] Тәмле хушбуй исе сеңгән кулъяулыгы белән бераз җилләнеп алды. Ф.Яруллин Җилләнеп йөрү Әле, хәзерге вакытта җилләнү Җилләнеп китү Кинәт җилләнә башлау. Талия бик җилләнергә дип килсә дә, вакыты-вакыты белән җилләнеп китәргә әзер торса да, Гәүһәр аны коралсызландыра барды. Г.Әпсәләмов Җилләнеп тору Бертуктаусыз җилләнү. Юеш һәм бигрәк тә шыта башлаган орлыкларга караганда азрак суласалар да, коры орлыклар өчен бинаның даими җилләнеп торуы кирәк. Ботаника |