ҖИЛКУАР и. 1) Төпле фикере, рәтле эше һәм яшәү урыны булмаган, һәрнәрсәгә өстән, җиңел генә карап яши торган кеше. Без әрәмтамаклар тәрбиялибез, җилкуарлар. Г.Ахунов. Дөрес инде: шундый чибәр, булган хатынга дуга белән печән чабып йөрүче җилкуар ни пычагыма? М.Мәһдиев

2) Җилбәзәк, җиңел холыклы кеше. Ахрысы, ул безнең яхшы ниятле Сәфәргалине этләр котыртып йөрүче берәр җилкуар бәндә дип белде булса кирәк. Ф.Хөсни



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә