ҖИЛКЕТҮ ф. 1) к. җилкендерү. Бу бабайның сүзләре күптән инде минем йөрәгемне җилкеткән иде. Т.Гыйззәт. Кайчандыр күңелне җилкеткән максатлар, омтылышлар беренче сикәлтәдә үк төшеп калдылар. Мирас

2) Ярсыту, торгынлык хәленнән чыгару. Мулла, сине бит сыйпап, көртлек маена манып җыйган байлык җилкетә. Х.Кәрим

3) Кыздыру, ачуын кабарту, котырту. Бәлки, ярлылыгыннан аптырагач, шайтан җилкеткәндер инде. Г.Камал

Җилкетә бару Торган саен ныграк җилкетү

Җилкетеп алу Кыска вакыт эчендә җилкетү; берара җилкетү. Үзенең арзанлы ситса күлмәге, йомшак, ягымлы карашы, татар кызларына хас мөлаем сабыр тыйнаклыгы белән ул Caбитның күңелен җилкетеп алды. А.Гыйләҗев

Җилкетеп җибәрү Кинәт җилкетә башлау. [Карт:] Һи, сез, яшьләр, минем карт йөрәкне дә җилкетеп җибәрдегез. Мин дә биим әле. Г.Камал. Ничек итеп халыкны кузгатырга, ничек аны җилкетеп җибәрергә?! Г.Бәширов

Җилкетеп тору Даими, һәрвакыт җилкетү. Без алар [дәрья суларының] агышын җиңеп, үзебезне җилкетеп торган күксел томанга – аръякка, аръяктан да арыракка таба йөзәбез. Ә.Баян



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә