ҖИЛКЕНЧӘК с. 1. 1) Ашкынып, дәртләнеп торган. Миңа көрәш кирәк иде, тыныч тормышта оерга минем җилкенчәк йөрәгем риза түгел иде. М.Максуд. Яшь җилкенчәк чаклар бар иде

2) Тиз кызып китүчән, ярсу. Җилкенчәк табигатьле кеше

2. и. мәгъ. Ярсу табигатьле яшь кеше. [Биктимер карт:] Юк, балам, юк, безнең заманда сызгыру юк иде, аны хәзерге яшь җилкенчәк уйлап чыгарды. Н.Исәнбәт



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә