ҖИЛКЕНҮ ф. 1. 1) Дәртләнеп китү, ашкыну, күңел иләсләнү. Ике ялкын бергә тоташып, Ике йөрәк бергә җилкенде. М.Җәлил. Ак, шома тула оеклар, шыгырдап торган яңа чабаталар киеп, чулпыларын чылтыратып урамнардан үткәндә, бер генә егетнең йөрәге җилкенмәгәндер. М.Маликова. Локман карт боларның барысын да күрмичә һәм, күреп, зәгыйфь йөрәге белән җилкенмичә кала алмады. Ә.Еники 2) Бар көчкә тырышу, бирелеп эшләү. – Юк! – диде Хәлим, ләкин үзе соңгы көче белән җилкенә иде инде. И.Гази 3) Канат кагып очарга омтылу, җилпенү. Бәпкәләрен саклап, ак каз Миңа таба килә, җилкенә. М.Җәлил 4) Тынычсызлану, борчылу 5) күч. Нинди дә булса эшкә омтылу, берәр нәрсә эшләргә теләк барлыкка килү. Тукта, чү, шунда якында әллә нәрсә селкенә, – Бетте уй, инде песинең ауга күңеле җилкенә. Г.Тукай. Аңарда көч җилкенә: Дошманын җиңгәч кенә. Ф.Кәрим. Корбангали абзый үзендә кинәт яңа бер җилкенү сизде, сикереп торып, чанасын янә кузгатып алып китте. Ф.Хөсни 2. җилкенеп рәв. мәгъ. Сөенеп, күтәренке дәрт белән, күңел күтәренкелеге белән. Җилкенеп, уйнап, сөеп эшли Миңнурый. Г.Әпсәләмов. Кояшны бар табигать шатланып, җилкенеп каршы алды. Х.Сарьян Җилкенә бару Торган саен күбрәк җилкенү. Вальслар шундый инде алар: биегән саен, син тизрәк әйләнә, дәртләнә, җилкенә барасың, кәефең, рухың күтәрелә. Ә.Салах Җилкенә башлау Җилкенергә тотыну. Өшкерүчеләр Галимә апаның битенә япкан юрганын тартып ачтылар. Шуннан соң Галимә апа тагын җилкенә башлады. М.Гафури. Марсельнең бу җегетлеген күреп, Ахунов та җилкенә башлый, ул кинәт сикереп торып кычкыра ---. Р.Батулла Җилкенә төшү Бераз җилкенү; беркадәр җилкенү күрсәтү Җилкенеп алу Берара, кыска вакыт эчендә, бераз җилкенү. Элегрәк тә ул шулай, дулап, бер җилкенеп алыр иде дә, әкренләп басылып, күңеле яңадан үз урынына утырыр иде. М.Хәсәнов Җилкенеп йөрү Күптәннән, озак вакытлар дәвамында җилкенү. Күп кенә студентлар аның аэродинамика клубын оештыру өчен җилкенеп йөрүләрен дә онытмаганнар икән. Ф.Сафин Җилкенеп китү Кинәт җилкенә башлау. Ул, хәтта, бервакытны җилкенеп китеп, Казанда басылган төркичә география китабы да алган иде. Ш.Мөхәммәдев. [Шәйхаттар:] «Шәһәр» дигәч инде, минем үземнең дә йөрәк җилкенеп китә. Г.Толымбай. Ринат җилкенеп үк китте. Минем белән күптәнге танышы күк сөйләшә башлады. Г.Бакиров Җилкенеп кую Беркадәр вакыт җилкенү хисе кичерү, бераз җилкенү. Кайбер тиз ышанучан мөһаҗирләр, чыннан да, күңелләре белән җилкенеп куйгандай булдылар. М.Галәү. Нәгыймә күп уйланды. Ара-тирә йөрәге җилкенеп-җилкенеп куйды. Г.Ибраһимов Җилкенеп тору Һәрвакыт, гел җилкенү |