ҖИЛКЕНДЕРҮ ф. 1) Дәртләндерү, ашкындыру; нәрсәгә дә булса омтылу хисе тудыру. Йөрәкләрне җилкендерсен тальянның көмеш чыңы. Җыр. Бөтен авылның диярлек бу спектакльне кызыксынып көтүе безнең болай да канатланган йөрәкләребезне җилкендерә. М.Әмир. Кызның күз очлары белән генә көлемсерәп, тып-тып басып йөрүе аның күңелен җилкендерә иде. Мирас 2) Хис уяту, нинди дә булса эш-хәрәкәткә кузгату. Әгәр дә шушы гомеремдә үземне бәхетле итеп санаган вакытларымның хатирәләре --- йөрәкне аз гына җилкендереп, яшәртеп җибәрмәгән булса, мин гомеремдә моны язарга утырмаган булыр идем. Гали Рәхим Җилкендереп алу Бераз җилкендерү; беркадәр җилкенгән хәлгә китерү. Шуннан соң Әхмәй, өстәл янындагы карават астыннан курай алып, кунагына күрсәтте: – Монысына да каршы килмисездер, – дип, ихлас елмайды. – Күңелләрне азрак җилкендереп алыйк. Мирас Җилкендереп җибәрү Кинәт җилкендерү, җилкенүгә этәргеч бирү. Катя үзенең сораулары белән аның яшь күңелен җилкендереп җибәрде. Г.Әпсәләмов. --- яңгырга изелеп яткан күңелне бүгенге кояш тыеп булмас көч белән җилкендереп җибәрде. Х.Сарьян Җилкендереп тору Даими, һәрвакыт җилкендерү |