ҖИЛКӘН и. 1) Көймәне, корабны җил көче белән хәрәкәткә китерү өчен, мачтага беркетелә торган махсус тукыма. Бу кыпчак кабиләсенең урамыннан исән-сау үтеп, сәүдәгәрләр, җилкәннәрен киереп, ишкәкләрен салмак кына салып, Идел белән өскә күтәрелеп киттеләр. Г.Гобәйдуллин. Кораблар, җилкәннәрен җилпеп, хәерле юл теләп калды сыман. М.Маликова. Яр буена килеп туктаган корабларда төрле-төрле җилкәннәр күрергә була. М.Хәбибуллин 2) Җилкәнле көймә. Каекчы карт, тыңла сүземне, Җилкән белән озат кызымны. М.Җәлил 3) бот. Борчак үсемлегендә югарыда урнашкан таҗ яфракчыгы. [Борчактагы] Таҗ яфракчыкларының һәркайсының үзенә хас исеме бар. Югарыда таҗ яфракчыгы – җилкән, бергә тоташып үскән түбәнге ике яфракчык көймәчек --- дип атала. Ботаника 4) күч. Таяныч, терәк, канат. Дулкын ярып йөзәр өчен, Җилкән биргән ул [җир ана] миңа. Ә.Ерикәй |