ҖИЛКӘЛЕК и. 1) Камыт агачын җилкә өстеннән беркеткән бау 2) Камытның эчке ягындагы киез аслык 3) этн. Җилкәгә чәч толымы өстеннән тага торган тәңкә, мәрҗәннәр асып, чуклап ясалган хатын-кыз бизәнчеге. Кияүдәге хатын-кызларның баш киемнәре комплексы мәләнчек, сүрәкә, җилкәлек һәм яулык сыман бөркәнчектән торган. Н.Максимов |