ҖИЛКӘЛӘ’Ү ф. сир. 1. Җилкәгә куеп күтәрү, җилкәдә күтәреп алып бару. Зур кыз көянтә белән су җилкәләгән. М.Фәйзи. Чишмәдән кувшин белән су җилкәләп кайтып килгән татар кызлары --- минем өчен һәммәсе ят, кызык, күңелле. М.Фәйзи 2. җилкәләп рәв. мәгъ. сөйл. Җилкәдән тотып, җилкәдән эләктереп. Минем юньсез, мәгънәсез, миһербансыз кызыйга чынлап ачуым кабарды ---. Әгәр очратсам, валлаһи дип әйтәм, ул кызыйны, җилкәләп, ярга кумакчы идем. Ә.Еники ◊ Җилкәләп чыгару (озату) Тупас рәвештә этеп-төртеп чыгару, китәргә мәҗбүр итү. Кунак артык узынса, җилкәләп озаталар. Мәкаль |