ҖИЛКӘ и. 1) Муенның дәвамы, арткы өлеше. Фәйзулла агайның керле, кара җилкәсе миңа тагын да сөйкемлерәк күренә. Ш.Камал

2) Гәүдәнең муеннан кулбашына кадәрге өске өлеше. Хәзер аның сөйләве дә, фикер йөртүе дә ипле, төпле иде. Җилкәләре киңәя төшкән, адымы салмакланган, күзләре очкынланып янып тора иде. М.Галәү. Егетләр, җилкәләрен җыерып, икеләнеп кенә: – Конечно, шулай инде ул, – диештеләр. Ә.Еники. Гәүдәсе дә түбән таба иңә төште. Җилкәләре калтыранды, ул елый иде. Казан утлары

3) Гәүдәнең муеннан алып оча сөягенә кадәрге арткы ягы, арка. Бала, өйгә ят кешеләр килеп кергәч, курка калды һәм җәһәт кенә идәннән сикереп торды да --- хатынның җилкәсе артына яшеренде. М.Галәү. – Тыңламаса нишли? – Тыңламаса, теге кәрлә моның җилкәсенә сикереп менә дә тукмый. Ә.Фәйзи. [Солтан] Элек ел буе чирдән айнымый торган йомшак кына кеше иде, хәзер, әнә, арка-җилкәгә дә киңәеп, күз карашлары да үткенләнгән кебек күренә. Г.Бәширов // Сырт, арканың өсте (хайваннарда). Батыр егет, атың җилкәсендә Көннәр буе инде киләсең. Һ.Такташ

4) Гәүдәдә ике кулбаш арасы. Мөршидә, урындык аркасында эленеп торган мамык шәлен алып, җилкәсенә сала. Р.Ишморат

5) Өс киеменең шул урынга туры килгән өлеше. Киемнең җилкәсе тузган

6) күч. Кемнең дә булса тәрбиясендә булу. [Хәйретдин] Тормышның авырлыгын әнисе җилкәсеннән күбрәк үз җилкәсенә күчереп, үзе төпкә җигелергә уйлый. М.Гали

7) күч. Кемнеңдер хезмәте, көче. Җыеп кына әйткәндә, дәүләткә икмәк тапшыру озын кыш буена да барды. Боларның һәммәсе дә хатыннар җилкәсенә төште. Мәдәни җомга

8) күч. Таяныч, терәк. [Майпәрвәз] Идиятне яратмаган да, яратырга тырышып та карамаган. Аңа бары Идиятнең җилкәсе кирәк булган. Ә.Еники

Җилкәгә алу Өскә бурыч, җаваплылык йөкләү. Планны йөз илле процентка арттырып үтәргә дип, үзең җилкәгә йөкләмә алдың бит. Хәзер нигә чыгымлыйсың? Үтә! Совет әдәбияты. Җилкәгә менеп атлану (атландыру) Кемнең дә булса көченнән файдалану; үзеңне кеше өстенә салу. Бала-чаганы җилкәгә атландырыр хәл юк әле. Тапканнар ата-бабадан килмәгәнне. К.Әмири. Җилкәгә төшү Берәр эш, җаваплылык, бурыч кемнең дә булса карамагына калу. Әмма, көтмәгәндә, әтисе үлеп китте ---. Ярдәм итәр кешесе юк. Тормышның бөтен авырлыгы тол хатынга һәм ике өлкән кызы җилкәсенә төште. М.Галәү. Җилкәдән (тау) төшү 1) Авыр, җаваплы эштән котылу; 2) Бер-бер йөкләмәне үтәү, башкарып, җиренә җиткерү; бурыч үтәлү; 3) Мәшәкатьтән котылу. Килеп җитеп, авыр, юеш капчыкларны салып ташлагач, җилкәләреннән тау төшкән кебек, рәхәтләнеп калдылар. И.Гази. Җилкә(сен)дә утыру Кемнең дә булса хисабына яшәү. Җилкә кашу 1) Үкенү. [Байбәтчәләр] Яше унҗидегә җиткәч, бильярд уйный башлыйлар, бер-ике йөз сум оттыргач, җилкәсене кашыйлар. Ш.Мөхәммәдев. Малаен башта үзе узындыра. Хәзер атасы җилкәсен бик кашый, бик үкенә дә бит... Г.Гомәр; 2) Аптырау, нишләргә белмәү. Бу бүре нәкъ дүрт сарыкны алды, урынына ташып, бу көтү көткән малай да калды, җилкәсен кашып. Н.Исәнбәт. Беравык җилкәсен кашып тора да, артельчеләргә карап, учын-учка бәреп чапылдатып куя: – Әйдә, ярар. Сез дигәнчә булыр. Ф.Хөсни; 3) Кыйнау, бәргәләп алу. – Ул малай бик узынды, җилкәсен кашып алырга кирәк булыр бераз. – Ул чыккан арада, Фәтхетдин шәкерт, шүрлектән тал чыбыгы алып, шаярып утырган малайларның җилкәләрен дә кашып алды. М.Гали. Җилкә кимереп яту 1) Кем исәбенә булса да яшәү. Димәк, эш кирәк. Әти-әни җилкәсен кимереп, күпме ятарга мөмкин? А.Гыйләҗев; 2) Кемгә дә булса баш булып алу, өстенлек итү. Җилкә кочтыру Җилкәгә атландырып күтәрү. Җилкәсе калын 1) Артында малы, дәүләте җитәрлек, хәлле, бай. Зыян юк, аның җилкәсен кимерсәң дә ярый. Җилкәсе калын әле. Н.Исәнбәт; 2) Һичнәрсәгә исе китми торган, ваемсыз. Җилкәсенә (берне) тамызу (кундыру, бирү) к. җилкә тамырына тамызу. Яшь мөдәррис, янындагы таякны алып, тегенең җилкәсенә берне тамызып алмасынмы! Ә.Фәйзи. Җилкәсе чиләнү Эшли-эшли, тәмам җәфалану. Җилкәсе чокыр Эштән качарга бик оста, һәрвакыт, берәр хәйлә табып, читтә кала торган. Җилкә симертеп яту Эшләмичә, кемнеңдер исәбенә яшәү. Малаен карасын, җилкә симертеп ятмасын. А.Гыйләҗев. Җилкә тамырына тамызу (бирү, кундыру) Бик ныгытып сугу, кыйнау



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә