ҖИЛКАПКА и. Кереп-чыгып йөрү өчен, аркылы торыклардан эшләнгән ачылмалы кечкенә капка. Мин, танавымны тартып, аяк очыма баса-баса, сыңар тәрәзәгә үрелеп, җилкапка төбендә көтеп калдым. А.Гыйләҗев. Мин иптәшләрем белән хушлашып калдым, тик өйгә кермәдем, җилкапка араталарына ябышып, аны көттем. М.Маликова. [Ул] Авыл читендәге бик начар бер йортның җилкапкасы янындагы бүрәнәгә утырып торды. Мирас |