ҖИЛ-ҖИЛ рәв. сөйл. Бик тиз, кызу-кызу. [Нәсимә] Шул көнне тизрәк җиткерергә ашыккандай, җил-җил атлап, фабрика тыкрыгына борылды. К.Нәҗми. [Черепицаны] Биш-алтыны беләгеңә аркылы саласың да авыш басмадан җил-җил менеп китәсең. А.Гыйләҗев. Асылбикәнең башка берәүдә дә булмаган исеме дә, гади генә бизәкле яулыкны, артка чөеп, килешле итеп бәйли белүе дә, йөргән чакта җил-җил атлап йөрүе дә – барысы да җанга якын иде. Казан утлары

Җил-җил килеп Кызуланып, ашыгып. Яруллин --- кулын селтәде дә җил-җил килеп чыгып китте. М.Хәсәнов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә