ҖИЛЕМСӘ и. Кыяклы үсемлекләрнең орлыгында була торган үсемлек аксымы; русчасы: клейковина. Җилемсә бодай онының ипи пешерү сыйфатын билгели. Биология. Бодай камырын марляга төреп, стакандагы суда җебетсәк, бераздан марляда сузылучан масса калыр. Бу – җилемсә, ягъни үсемлек аксымы булыр. Ботаника |