ҖИЛЕМЛӘ’Ү ф.1) Җилем сылап ябыштыру, җилем сөртү. Җилемләү өчен, желатинлы агач җилемен яки клейстр эремәсен файдаланырга мөмкин. Н.Верзилин

2) күч. Сүзләрне урынлы куллану, эзлекле сөйләү. Сүз сорап, --- берәү алгарак чыкты. Салмак кына, сүзне сүзгә җилемләп кенә сөйләргә тотынды ул. И.Гази

3) күч. Бер-берсенә бәйләү, берләштерү

Җилемләп алу Бераз, беркадәр җилемләү; тиз генә җилемләү

Җилемләп кую Алдан җилемләү

Җилемләп тору 1) Әле, хәзер җилемләү

2) Даими рәвештә җилемләү. Сез икегез ике караш кешеләре булгансыз. Ахмакларча туган трагедия генә сезне вакытлыча җилемләп торган. Б.Камалов

Җилемли төшү Бераз җилемләү



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә