ҖИЛЕ’М БАСМА и. тар. 1. Язма яки басма текстның күпсанлы копиясен алу җайланмасы; гектограф. Татарчасын, мин сөргенгә киткәнче үк, җилем басмада таратырга партком тарафыннан кушылган иде. Г.Ибраһимов. «Әль-ислах»ның җилем басмада ничә саны чыкканы төгәл мәгълүм түгел. Р.Әмирхан 2. с. мәгъ. Шул җайланмада басылган. Абыйсының ялкынлы тарафдары булган Ибраһим --- әдәби-музыкаль кичәләрдә, --- җилем басма гәзитләрдә дә катнаша. Р.Әмирхан |