ҖИЛЕМ I и. 1) Әйберләр ябыштырганда кулланыла торган ябышкак куе сыекча. Кытай, эрбет чикләвекләре, кара кузак, кызыл билле прәннек, йөзем, бизәкле кәгазьгә төргән, җилем кебек ябыша торган һәм таш кебек каты конфетларның исәбе-хисабы юк. М.Галәү. Ә иртәгәсен минем кулыма нарат сагызы төсле куе сары җилем белән ябыштырылган конверт тоттырды. М.Маликова. Дуслык бит ул ике яклы була: берең – «бөек», икенчең «көек» булса, бу дуслыкны җилем белән дә беркетә алмыйсың. Р.Әмирхан

2) Хайван сөягеннән һәм тиресеннән ясала торган аксым матдәсе; желатин. Бламанжилары оешмагандыр әле. Я җилемен аз салганнардыр. Г.Камал. Койкага җилем кушу

3) Бал кортлары эшләп чыгарган, умарта эчендәге җекләрне һәм бал белән тулган күзәнәкләрне сылап куя торган сумаласыман матдә, тома балавыз; русчасы: прополис

4) күч. Сөйләгәндә, сүзләрнең эзлекле агылышын тәэмин итү йөзеннән кушып җибәрелгән сүз. Шөкер Ходайга, мин үзем алай кеше кулына калырмын дип уйламыйм, калырга язмасын Ходай. Әле тик болай, сүз җилеме итеп әйтелгән сүз. Ф.Хөсни



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә