ҖИЛДЕРҮ I ф. 1) к. җилдертү. Мине утырткач, атларына чыбыркысын селтәү белән, атлар шәбәеп киттеләр. Ике туры ат җилдерәләр генә!.. М.Гафури. Атлары да көр икән, тигез җиргә чыккач, ах, җилдерәләр генә, агай. М.Шабай. --- тиздән ат иясен елга буена алып чыкты һәм яр буйлап җилдерде. М.Хәбибуллин

2) күч. сөйл. Берәр хәлне тасвирлаганда, үзеңнән өстәп, күпертеп сөйләү

Җилдерә башлау Җилдерергә тотыну. Егетнең күңелендә өмет канат җәя, аты да аны аңлый кебек, тагын да ашкынып җилдерә башлады. Ф.Сафин

Җилдерә бирү Бернәрсәгә дә карамастан җилдерү; җилдерүне дәвам итү. Туры бия, минем өчен Әхмәтдин ни дә Мөхәммәтдин ни дигәндәй, кеше кулы сайлаучан түгел – үз җаена җилдерә бирә. С.Поварисов

Җилдереп алу Берара җилдерү; кыска вакыт эчендә чабу. Юлда без җилдереп алдык



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә