ҖИЛДЕРТҮ ф. 1. Бик кызу чабу, шәп хәрәкәт итү, элдертү. Яз җиткән булуга карамастан, суыкта аяк асты коп-коры, айгыр җилдертә, аягы җиргә тияр-тимәс оча. И.Гази. Санаулы сәгатьләр тиз уза. Җилдертеп, Камага да килеп җиттек. Сөембикә

2. күч. Эшне уңышлы, нәтиҗәле алып бару. Тоякка да үзенең хуҗалык эшләрен җилдертеп алып барырга вакыт иде инде. И.Салахов. Сәүдә эшен җилдертеп алып бару

Җилдертә башлау Җилдертергә тотыну. Шофёр егет хуҗалар күрмәгәндә «тамак йомшартып» алган бугай, бик җиңел кузгалып китеп, борылмалы асфальтка алып чыгып, җилдертә башлады. Т.Галиуллин

Җилдертә бирү Бернәрсәгә дә карамастан җилдертү; җилдертүне дәвам итү



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә