ҖИЛ-ДАВЫЛЛЫ с. 1) Җиле көчле булган, давыллап торган. Табигатьтә һава торышлары гел үзгәреп тора: кояшлы матур көннәр дә була, җил-давыллы, болытлы көннәре дә җитә. Шәһри Казан

2) күч. Авыр, кыен, хәсрәт тулы. Гомернең җил-давыллы һәм туктаусыз тулкынлы чагы үтеп, акрын, гел бертөсле һәм тынычлык сөяр дәвере кереп килә. Г.Ибраһимов. Кешеләр җил-давыллы, кайгы-хәсрәтле станцияләрне читләтеп үтә. Р.Вәлиев

3) күч. Җитез, булдыклы. Мине гел «җил-давыллы» диделәр. Әле дә, Екатеринбургка баргач, артистлар, Хәмдүнә – аждаһа, дигәннәр. Ирек мәйданы



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә