ҖИЛ-ДАВЫЛ җый. и. 1) Көчле җил, давыл. Җил-давыл басылды, болытлар таралып, фирүзәдәй зәңгәр күк йөзендә яңадан кояш күренде. М.Галәү. Урман биләмәләренең күбесендә бик күп җил-давыл аударган агачлар күрәсең. Сөембикә. --- ару гына үскән каеннар, имәннәр җил-давылда таланып калган төсле шәп-шәрә. Мирас

2) күч. Тормышның иң кыен вакыты, катлаулы чоры. Җил очырып алып киткән дүңгәләк кебек, туган нигезебездән без артык ерак киттек. Ә җил-давыллар, иң беренче, тамырсызларны очыра. Ф.Яруллин. Балигъ булгач, дәү тормышның сынауларын, Дәрьяларын, җил-давылын кыю кичтем. Ф.Дунай. Ничәмә гасырлар буе бербөтен халык булып, җил-давылларга каршы торып, «инде бетәм» дигәндә дә сыгылып төшмәгән халкымны «татар» дигән исем саклап йөртә. Мәдәни җомга

3) күч. Олы тавыш, гауга. --- Румия больницадан чыккач, аны бәхилләтү, эшне күпертмәскә ризалату кыен булмаячак. Беренче җил-давылны гына хәвеф-хәтәрсез уздырырга иде. М.Маликова. Зиннур «җил-давылга» очрамыйча гына келәтенә кереп ятканда, Актүш кенә, озак кайтмавына шелтәләп, --- койрыгын болгап, сыпыргаланып өлгерде. Казан утлары

Җил-давыл булып очу Юкка чыгу, бөтенләй бетү, эзсез югалу. Минем өчен иң чибәр, иң акыллы, иң гүзәл һәм иң кадерле булган, җанымнан якын күргән сөекле кешем шуны эшләгәч, егерме ел корган җәннәтем күз ачып йомганчы җил-давыл булып очкач, зиһеннәрем таралып, башым уйламас булды. Г.Мөхәммәтшин. Җил-давыл куптарып Җил уйнатып, җилкенеп, зур тизлек белән. Озак та үтмәде, котчыккыч кәрван, баягы кебек җил-давыл куптарып, кире әйләнеп кайтты һәм Госмановларның капкасы алдында тукталды. Ә.Фәйзи. Җил-давыл өертеп к. җил-давыл куптарып. Менә Столыпинский чатыннан шәп тарантасларга җигелгән атлар килеп чыктылар һәм, җил-давыл өертеп, тузан туздырып, Госмановлар урамына борылдылар. Ә.Фәйзи



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә