ҖИЛД и. гар. иск. 1) Тире 2) Төпләнгән китапның катыргы тышлыгы 3) Китапның бер өлеше, кисәге; том. 1957–1958 елларда Ф.Әмирханның сайланма әсәрләренең калын-калын ике томы дөнья күрде. Беренче җилдне төзүче һәм текстларны әзерләүче – А.Шамов, икенчесенеке Х.Хисмәтуллин булды. Р.Әмирхан 4) Данә, экземпляр, китап хисабының берәмлеге. Даменла Фәриделгасриның кулъязма җәвабы бар. «Эш»нең өченче җилденең дүрт йөз туксан беренче битендә. Г.Ибраһимов |