ҖИЛГӘРҮ ф. 1) Ашлыкны җилгәргечтән үткәрү. Олы тешле барабан хәрәкәткә килде. Аның белән бергә ашлык сугу машинасының һәммә механизмына җан керде: кайсы бөтерелә, кайсы талкый, кайсы җилгәрә. Мирас

2) Җилгә тоту, ашлыкны, җил белән өрдереп, чүп-чардан арындыру. Ашлыгымны җилгә җилгәрдем, яшьлегемне җилгә җибәрдем. Җыр

3) Туздыру, төрле якка тарату, очырту. Кәгазь көшелен җил җилгәрә, кибән арасында ак бөртекләр генә шәйләнә. М.Галиев

Җилгәрә башлау Җилгәрергә тотыну. Яңа сугылган арышны җилгәрә башладылар. Мирас

Җилгәрә бару Һәрберсен рәттән җилгәрү

Җилгәреп алу Берара, тиз генә җилгәрү

Җилгәреп бетерү Бөтенләй, тулысынча җилгәрү; ахырына кадәр җилгәрү

Җилгәреп бирү Кемгә булса да җилгәрү

Җилгәреп кую Беркадәр, бераз җилгәрү; алдан җилгәреп әзерләү

Җилгәреп тору 1) Даими рәвештә җилгәрү. Аларны [чи бодай көшелләрен] сәгать саен, астын-өскә әйләндереп, җилгәреп торырга кирәк. А.Хәсәнов

2) Хәзер җилгәрү эшен башкару. Алар килгәндә, без ашлык җилгәреп тора идек



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә