ҖИЛБӘЗӘКЛӘНҮ ф. Үзен җилбәзәк I (4 мәгъ.) тоту, җилбәзәк итеп күрсәтү. Җилбәзәкләнеп, кыланып түгел, үзенең сыгылмалы билләренең, калку күкрәкләренең бәясен, дәрәҗәсен белеп кенә бии ул. А.Гыйләҗев

Җилбәзәкләнә бару Көннән-көн, вакыт узган саен җилбәзәклеге көчәю

Җилбәзәкләнә төшү Беркадәр, бераз җилбәзәкләнү

Җилбәзәкләнеп йөрү Һәрвакыт, төрле урыннарда җилбәзәклек күрсәтү. Берәү сүзендә тора алмаган икән, бу бит миңа җилбәзәкләнеп йөрү хокукы бирми. Азат хатын

Җилбәзәкләнеп китү Кинәт җилбәзәккә әйләнү. Ләйлә, үзе дә сизмәстән, «шөкер», «Алла боерса», «Ходай насыйп итсә» кебекләр белән ныгытып, әле атасы фикерен кабатлый, әле, үзенең җиткән кыз булуын онытып, яшүсмерләрчә җилбәзәкләнеп китә иде. Г.Бәширов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә