ҖИЛБӘЗӘК I с. 1) Җил уңаена күчеп йөри торган. Бакчада – җилбәзәк яфраклар тангосы. Ә.Рәшит. Җилбәзәк кар 2) Җилгә җилферди, селкенә торган. Мәһабәт имәннәр, сылу каеннар, җилбәзәк усаклар, купшы юкәләр, сабыр өрәңгеләр – бүген барысы да, көяз яшь җилкенчәк кебек, шәл-яулыкларын төрләндереп җибәргәннәр. Г.Әпсәләмов 3) Җиңел гәүдәле, җитез хәрәкәт итә торган. Дуслары Лаләгә тикмәгә генә «җил кызы» дип исем бирмәгәннәр икән. Унынчы класска җитүенә карамастан, ул һаман да әле күбәләк кебек җилбәзәк. Г.Әпсәләмов. Зәйтүнә – ятимә бер кыз, Сәфәргали, аяк-кулларын тик тота белмәүче, җиңел гәүдәле бер җилбәзәк иде. Ф.Хөсни 4) күч. Җиңел холыклы, тормышка җиңел карый торган, иләс-миләс. Тагын шул чаклысы да бар: Биктимер минем җилбәзәк булуымны, лыгырдарга бик яратуымны яхшы белә. Ф.Хөсни. ...Баштарак [ул] аларның бу җилбәзәк гамәлләрен башына сыйдыра алмыйча азапланып, интегеп йөрде. Казан утлары 5) күч. Ашкынучан, җилкенчәк. Гомер үткән саен, җилбәзәк яшьлек елларындагы газаплы хисләр онытыла, сүнә барды. Шәһри Казан 6) күч. Җиңел, катлаулы булмаган, эчтәлегенә, мәгънәсенә игътибар ителмәгән. Филүс Каһиров – --- татар моңын җилбәзәк эстрада такмакларына алмаштырган егет түгел. Мәдәни җомга |