ҖИЛБӘГӘ’Й (ҖИЛБӘГӘЙГӘ) ҖИБӘРҮ ф. Киемнең төймәләрен ычкындырып, чабуларын як-якка ачып җибәрү. Сәлмән байның, шуннан ун көн генә элек, «тып» итеп шәһәрдән кайтып төшкән Мидхәте икенче көнне дә гимназист мундирын җилбәгәй җибәреп, --- бакча белән ишегалды тирәсендә буталып йөрде. Ф.Хөсни. Аңа салкынча булып китте, ул җилбәгәй җибәргән плащының чабуларын җыйды. М.Маликова. [Кәбир] Яшелле-кызыллы буй-буй ефәк чапанны җилбәгәй җибәреп киеп алган. Ә.Фәйзи



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә