ҖИЛӘСЛӘНҮ ф. 1) Җиләскә әйләнү, салкынча булып китү. Кояш түбәнгә авыша барган саен җиләсләнә, сулышлар иркенәя. З.Фәйзи. Сөн елгасы өстендә беленер-беленмәс кенә сыек томан күтәрелде. Җиргә дым бәрде, һава җиләсләнде. Мирас

2) Җилләнү, җилпәзә, кулъяулык һ.б.ш. кебек әйберләр белән җилпенү

Җиләсләнә бару Вакыт узган саен ныграк җиләсләнү

Җиләсләнә төшү Беркадәр, бераз җиләсләнү; тагын да җиләсләнү. Шәһәр өстендә кичке утлар кабынган. Тагын да җиләсләнә төшкән. Ф.Латыфи

Җиләсләнеп китү Кинәт кенә бераз җиләс хәлгә килү. Иртәдән ялтырап торган чалт аяз көн җиләсләнеп киткән. К.Тимбикова

Җиләсләнеп тору Әле, хәзер бераз җиләс хәлдә булу



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә