ҖИЛӘС с. 1. 1) Аз гына җил исеп торган. Җиләс бер урында гына ашап-эчеп алдык. М.Гафури

2) Җиңелчә генә салкын булган. Кәрешкә, мәтрүшкә, кәккүк чәчәкләре, --- ромашкалар, зәңгәр кыңгыраулар белән чуарланган, әле чабылып өлгермәгән болынның хуш исле җиләс һавасына туйганчы иркәләндек. М.Әмир. Кичке җиләс җил исә, Йөрәкне сагыш кисә. Ә.Исхак. Күкрәккә мул булып ургылып кергән җиләс саф һава канны уйнатып, тәнне җиңеләйтә. Г.Бәширов

2. и. мәгъ. Салкынча урын. Чәйдән соң өйалдына – җиләскә чыгып утырдык. С.Сабиров. Хәйретдингә асылда берни дә булмаган, ята әнә рәхәтләнеп җиләстә. А.Гыйләҗев

3. рәв. мәгъ. Салкынча. Агачлар күләгәсендә җиләс иде. Г.Бәширов. Иртәләрем аяз иде, Җиләс иде кичләрем… Х.Туфан. Елга буе җиләс иде, су өстеннән, ак томан булып, бу күтәрелә. Мирас



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә