ҖИЛӘН и. Эченә мамык куймыйча гына, киң, озын итәкле, кайтарма тар якалы итеп тегелгән ирләр өс киеме. [Габдулланың] Аягында савырлы кәҗүл читек, җәен кәзәки өстеннән кара җилән, кышын төлке тун кия. М.Галәү. Абзый, ике тәңкәгә төшереп, җилән тектереп бирде. «Урак урган хакымны бирмәделәр дип рәнҗемә», – дип, ул җиләнне эш хакына куйды. М.Гафури. Өстендә түше ачык иске күк җилән, башында ак чалма, аягында яшел башмак. Ф.Мансуров



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә