ҖИЛӘКЛЕ с. 1) Җиләк салынган, җиләге булган, җиләк тутырылган. [Шәкүр абзый] Җиләкле чынаякларга чәй агызганнан соң, ул яңа бер дәртләнү белән сүзен дәвам итте. Ф.Хөсни 2) Җиләк күп үсә торган, җиләккә мул. Их, җиләкле җәйләрнең оныта алмамын ямен, Тоямын иреннәреңдә кура җиләге тәмен. Җыр. Җиләкле урыннарның исеме бар. М.Мәһдиев. Җәй буена без аның урманында мәмрәп торган җиләкле аланнарыннан чыга алмыйбыз. Казан утлары 3) Җиләк рәсемнәре төшерелгән. Җиләкле чынаякка чәй ясау |