ҖИЛӘК и. 1) Кайбер үлән яки куак үсемлекләренең сусыл, татлы йомшак җимеше. Шул чакны печән җыеп йөргән бәләкәй генә бер кыз, әллә нинди шатлыклы нәрсә күргәндәй чәрелдәп: – Җиләк! Җиләк! – дип кычкырып җибәрде. Г.Ибраһимов. Әз генә форсат чыгу белән, җиләк җыярга китүләр, агач арасына кереп, карлыган, шомырт җыюлар бигрәк күңелле иде. М.Гафури. Көзен зелпе, кура җиләге, эт шомырты, гөлҗимеш, кабар агачы кебек куакларның җиләк һәм сусыл җимешләре күпчелек кошлар өчен тәмле азык санала. Ботаника

2) күч. Үсеп буйга җиткән, бик чибәр, сылу. [Шәкертләр:] Ах Гайшә хурый да, их Гайшә җаный! Бигрәк тә пешеп кенә өлгергән кып-кызыл җиләк шул! Кемнең генә авызына өзелеп төшәр икән ул татлы-сусыл җиләк?! Ш.Мөхәммәдев

3) җиләгем тарт. форм. Ярату, иркәләү һәм ихтирам хисләре белән әйтелә торган мөрәҗәгать сүзе. Кил, җиләгем, кил, балам!

Җиләк кебек (шикелле) 1) Кып-кызыл, тулып пешкән. Җиләк кебек иренеңнән Суырып үпсәң – бал тама. Җыр; 2) к. җиләк (2 мәгъ). Бик әйбәт, бик уңган, җиләк шикелле бер кыз. Г.Камал. --- Хәмидә әби, бик тирәннән көрсенеп: – Аның да сезнең төсле җиләк кебек чаклары бар иде дә бит, Ходай язгач, ни эшлисең! – диде. М.Гафури. Димәк, җиләк кебек Фәридә ак чәчле, тумак битле, олы күсәк шушы картка насыйп булган?! Р.-Н.Гүнтәкин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә