ҖИЛ и. 1) Атмосфера басымы үзгәрү нәтиҗәсендә, җир өстендә барлыкка килгән һава агымы хәрәкәте. Җилләр, җилләр исәләр, Киң кырларны кичәләр. Җил назына иркәләнеп, Тук бодайлар үсәләр. М.Җәлил. Өстә җил, андый-мондый гына җил түгел, төрле яктан һич туктамыйча үтеп, сызгырып торган җил. А.Гыйләҗев. Сабыр гына искән урман җиле Айлы юлга чәчәк сибәли. Х.Туфан

2) Нәрсәнең дә булса тиз хәрәкәте белән барлыкка килгән һава дулкыннары. – Синең, – диде, – аяк атлап көлүеңнең җиле минем миемә сугылды… Г.Ибраһимов. Машина җиле аларның сүзләрен урлый, алар кычкырып-кычкырып сөйләшәләр. А.Гыйләҗев. Гаяз утыру белән, ул дилбегәне бушатып җибәрде. Ат җиленнән борынга тансык ис килеп бәрелде. Х.Сарьян

3) күч. Нинди дә булса берәр хәл яки вакыйганың башлангыч билгеләре; үзгәреш. Байлык алынды дип кайгырмагыз. Бу – вакытлы бер җил генә. Исәр дә китәр. Күп булса, өч көн барыр, диделәр. Г.Ибраһимов. Әйтерсең лә бу ике кеше үзләре белән ниндидер яңа җил алып керделәр, алар кергәч, барысы да күңеллеләнә төште... Ф.Хөсни. Илне үзгәртеп кору җилләре кагылгач, халык, ничектер, бер омтылып алган иде. Мәдәни җомга

4) күч. Нинди дә булса эш, хәл, вакыйганың барышы. Кызының үзен игътибар белән тыңламавын сизгән Сәхип әфәнде сүз җиленең барышын үзгәртергә булды. Казан утлары

5) күч. Нәрсәнең дә булса көчле тәэсире, шаукымы. Дөрес, ул вакытта әле Фатих язучы түгел, ләкин инде 1905 ел җиле кагылган, гаять үткен, кыю һәм көрәшергә ярсып торган ачы телле --- яшь егет була. Ф.Әмирхан турында истәлекләр. Ерак пайтәхеттән көчле инкыйлап җиле, ниһаять, безнең кечкенә Дәүләкәнгә дә килеп җитте. Ә.Еники. Әмма замана җиле чараларга чаманы белмәде, табигатьтән дә өстен булып, шушы таулар аша авылны еш кына туздырып узды. Мирас

Җил алгандай Кинәт юкка чыгу турында. Җил алу 1) Җылылык бетү, суыну, салкынаю; 2) Юкка чыгу, бетү. Җил ашау Җилгә ярылу (бит, кулга карата). Җил баш Буш, эшлексез, мәгънәсез кеше. Җил баш син! Күк күкрәгән өчен, болытларга бармак янап маташасың, адәм көлкесе! Ә.Еники. Җил белән киртәсен тоткан, һава белән япкан Туктар-кунар җире юк, йортсыз, ихатасыз. Җил белән симертү Ач тоту, ашатмыйча тотарга тырышу. Җилгә җибәрү 1) к. җилгә очыру. Ашлыгымны җилгә җилгәрдем. Яшьлегемне җилгә җибәрдем. Җыр; 2) к. җилбәгәй(гә) җибәрү. Ләкин, шул тыгыз халыкны --- ике якка сибеп, урталай ярып, берәү килә ---, «шалевый» якалы пальтосын җилгә җибәргән. М.Мәһдиев. Җилгә җиленләп, бозга бозаулап йөрү 1) Теләсә кемне тыңлап, бушка мактанып гомер уздыру. Йөрисең арбага бишенче көпчәк булып, былтыр яуган карны эзләп. Фәрештә кияве. Җилгә җиленләп, бозга бозаулап, аша да ят инде пенсияңне. Б.Камалов; 2) Юк-бар, файдасыз эш артыннан чабу. Җилгә йөрү гади. с. Табигый йомышны үтәү. Асаф моңа игътибар итте: кайбер сугышчыларның һөҗүм алдыннан шундый гадәтләре бар. Йә берөзлексез җилгә йөриләр, әйтерсең бер самавыр чәй эчкәннәр ---. М.Мәһдиев. Җилгә очу (китү) 1) Әрәм булу. Хан кызының иң тирән, иң саф калебеннән җан ачысы илә чыккан сүзләре, ялварулары бар да җилгә китте, шаһзадәгә һичбер әсәр кылмады. Ш.Мөхәммәдев. Ярый, түземсезләнеп, иңбашларыңны җыерма. Әйтәсе сүзем бик күп иде дә җилгә очты. Г.Әпсәләмов. Ул арада ишектән карсак кына буйлы, чүрәкәй генә бер кеше чыгып, француз яулыклы бер карчыкның муенына ташланды: – Булмады, биргән сәдакаларың җилгә очты, анакай... Ф.Хөсни. Җилгә очыру Малны, дәүләтне, вакытны бушка, файдасызга уздыру, әрәм итү. Бу бит, кимендә, биш сәгатьне җилгә очыру дигән сүз. Г.Ахунов. Солтан, син бу адымың белән минем тормышымны җимереп, тәмле хыялларымны җилгә очырдың. Т.Гыйззәт. Җил дагалап йөрү Эшсез, тик йөрү. Җил дагалап йөри ул. Г.Ахунов. Җилдәй җитез Бик тиз; бик өлгер, уңган. Җилдәй җитез йөртә бик тиз минем таныш автобусым. Р.Миңнуллин. Җилдән җиң тегеп йөрү Корыга, бушка тик йөрү. Бакиров җилдән җиң тегеп йөрүче зат түгел. А.Гыйләҗев. Җилдән килгән давылга китү к. җилдән килгән җилгә китү Җилдән килгән давылга китәр. Мәкаль. Җилдән килгән җилгә китү Көч түкмичә генә тапкан мал бушка китү, кадерсезгә китү. Җилдән туган (тапкан) бала Рәсми никахы булмаган анадан туган бала. Сиңа ни әйтер идем, шул җыен яттан, җилдән туган баланы сөймәсәң, сөяргә башка бала таба алмагансың икән. Г.Камал. Ә мин – җилдән туган. Минем күңел җәрәхәтле, мине мыскыл итәргә әзер торучылар бар. М.Мәһдиев. Җиле дә килмәгән Аз гына да охшамаган, якын да килмәгән. Кая боларның төсләре бер-беренә охшау, ди? Җиле дә килмәгән. А.Әхмәт. Җил иләп йөрү к. җил куып йөрү. Йөри шунда җил иләп. И.Туктар. Җил кагылу Нәрсәнеңдер тәэсире, йогынтысы булу. Кооператив урынбасарына да җил кагылды. Г.Ибраһимов. Җил кайсы якка иссә, шунда (шул якка) авыша торган Үз принцибы, үз тоткан юлы, тотрыклы карашлары булмаган кеше турында. Кыз баланың язмышы егетләр кулында. Тәлиганың әле җил кайсы якка иссә, шул якка авыша торган чагы. Ф.Яруллин. Кырыкка җитеп тә үз хыялына ирешә алмаган ана белән җил кайсы якка иссә, шунда авыша торган аумакай атадан ничек туган диген шундый бала! М.Маликова. Җил (куу) куып йөрү Юк эш артыннан йөрү, бушка йөрү, кирәксез эш белән шөгыльләнү. Йөрмә читтә җил куып, син кайт, Гыйлемдар, кайт әле. Ш.Бабич. Намаздан соң ул, урыныннан торып, сүзгә кереште: – Балаларыбыз урамда бер эшсез җил куып йөриләр, дога белмиләр, укый-яза белмиләр. Мулла абзый аларны укыта алмас микән? М.Галәү. Фарукның җил куарга вакыты юк, хода бәндәләре. Мәшәкате муеннан. Б.Камалов. Җил күрде, кояш алды к. ай күрде, кояш алды Гүзәлне җил күрде, кояш алды. «Сау булыгыз», – дип әйтергә дә онытып китеп барды. Т.Галиуллин. Җилләр исү 1) к. җилләр уйнау. Югыйсә үз вакытында Мәскәүне шаулаткан аты һәм гайрәте булган бу мәшһүр затның тупланган байлыкларыннан күптән инде җилләр искән. Р.Мөхәммәдиев; 2) Кинәт юкка чыгу. Бибинур тантана белән Зөһрәбану баскан урынга караган иде, сыңарыннан җилләр искән, кай арада кибеттән чыгып та шылган диген! А.Гыйләҗев. Выжт, җилләр исә тегендә, эрегән! Яулык күптән Исмәгыйльнең кесәсендә ята инде. М.Фәйзи. Тагын бер тын эзләнеп йөрдек. Киемнәребездән җилләр искән иде. М.Юныс. Җилләр уйнау Бетү, юкка чыгу. Кесәдә тагы җилләр уйнап тора иде. Ф.Хөсни



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә