ҖИКСҮ ф. диал. 1) Нәрсәдәндер тую, бизү. Итле ризыктан җиксү

2) Эч пошу, үзеңә урын тапмау. Өзгәләнә бәгырь, телгәләнә, Аерылудан хәтәр җиксисең... Х.Камалов

Җиксеп йөрү Җиксегән хәлдә булу; эч пошкан халәт кичерү. Ябыгып, җиксеп йөргәндә, Җыр ачадыр минем күңлемне. Җыр

Җиксеп тору Беркадәр җиксегән хәлдә булу. Нигәдер эч поша, җиксеп торам



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә