ҖИКСЕТҮ ф. диал. Тәмам туйдыру, биздерү, күрәсе килмәү. Эш бәрәңге ашау түгел, кайчак бәрәңге дә җиксетә. Әйтем. Бер үк нәрсә күп кулланылса, ул туйдыра башлый, җиксетә. Г.Бәширов

Җиксетә төшү Беркадәр, бераз җиксетү. Бу эш безне бераз җиксетә төште

Җиксетеп бетерү Тәмам җиксетү, гарык итү. Гел кысыр аш җиксетеп бетерде



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә