ҖИКСЕНҮ ф. диал. 1) Тәмам тую, гарык булу. Әти шундук сәерсенеп куйды, шөбһәгә калды. Бүтән андый сораулар бирмәскә кушты. (Сөйләшүдән җиксенеп) Булмый миннән, булмый, булмый! [диде]. З.Хәким 2) Авырсыну, нәрсәнедер эшләргә теләп җиткермәү. Юк, үзенә мәшәкать туудан гына түгел, ә Хоршевны бәяләргә туры киләчәк булудан һәм җанга тагы бер авыр йөк төшүдән җиксенеп әйтте. Х.Камалов. Мирзаян мулла, указлы мулла булса да --- йортта хуҗалык эшләреннән һич тайчынмый, кыр эшләреннән дә җиксенми. Казан утлары 3) Өнәмәү, яратмау, тую. Кара ипине җиксенсәң, кара көнгә калырсың. Мәкаль. Бер төрле аштан җиксенү 4) диал. Чит күрү, ят санау. Ана үз баласын җиксенми Җиксенеп тору Беркадәр җиксенгән хәлдә булу. Җаек казакларының сакалларын, көчләп, ирексезләп китәргәнгә күрә, бик гаҗиз булып, җиксенеп торган заманнары икән. К.Насыйри |