ҖИКЕРҮ ф. Ачуланып, дорфа итеп кычкыру. Становой тагы аяк тибеп нәрсәдер җикерде һәм ахырында бармагы белән ишеккә күрсәтеп: – Вон! – дип кычкырды. М.Галәү. Ләкин улы чыгып алмады, җитмәсә кеше алдында: «Кычкырып ятмале!» – дип җикерде. Х.Сарьян. Тик полицай тагын кыек авызы белән: «Молчать!» – дип җикерде. Казан утлары

Җикерә башлау Җикерергә тотыну. [Җизнәй] Алла боерса, өч метр ситсы алам да Наҗиягә илтеп, киң итеп тектерәм, дип җикерә башлады. Г.Мөхәммәтшин

Җикерә бирү Бернәрсәгә карамастан җикерү, җикерүен дәвам итү

Җикереп алу Кыска гына вакыт аралыгында җикерү. Һәм [әби] тагы нидер кыстырырга җыенган иде: – Ярар!.. – дип, карт бер җикереп алды. М.Госманов

Җикереп җибәрү Кинәт җикерә башлау. Алар арасында ун адымлап ара калгач, әпәгә әллә нәрсә булды: ул, кеше аңламый торган ямьсез авазлар чыгарып, кычкырып, җикереп җибәрде. Г.Гыйльманов

Җикереп кую Бер тапкыр җикерү. Көне буе үзен тыеп, ачуын, шиген җыеп, тешен кысып түзгән Сәет җикереп куюын сизми дә калды. Ф.Латыйфи. Металл арасыннан чыккан шылтырау сыманрак тавыш белән җикереп куйды: – Мин сезнең эшегездән канәгать түгел, Искәндәр Исмәгыйлевич!.. Ф.Баттал

Җикереп тору Бертуктаусыз җикерү. Кече кардәшенә [ул] җикереп торды, Кыланышы кырга сыймады. Г.Афзал



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә