ҖИКЕРЕНҮ ф. к. җикерү. [Фәхри:] Мин сиңа, аның янына кереп, аның кара йөзен күреп йөрисе булма, миннән мәңге бәхиллек юк, дип әйттем бит! – дип җикеренергә кереште. М.Гафури. – Без килгәнче сандыкларны ачсагыз, барыгызга да үлем! – дип җикеренде дә чыгып китте. К.Тинчурин. Ясәви әтәчләнепме әтәчләнә: – Калай түбәле алачыкта эш майтарамсың, каммун калдыгы? – дип җикеренә. Б.Камалов

Җикеренә башлау Җикеренергә керешү. Сөләйман, бөтен көчен, гайрәтен бер ноктага җыеп, ятып калганчы атып калу уе белән: – Син үзең кем? Син үзең кем? Кая документың? – дип, теге кеше өстенә ташланып, җикеренә башлады. К.Тинчурин

Җикеренә бирү Җикеренүен дәвам итү. Малай ниндидер көлке кыяфәткә керде, әмма Гыйльминең көләргә исәбе юк иде. Ул торган саен ярсыйрак төшеп җикеренә бирде. Ф.Яруллин

Җикеренеп алу Бераз, кыска гына җикеренү. Санитар, дәү капчыгын баш очында селки-селки, тагын бер җикеренеп алды: – Нинди закон тагын психка?! Г.Бәширов

Җикеренеп йөрү Даими җикеренү; анда да, монда да һәр кешегә җикеренү. Монда Исак үз алдына, кеше саен акылдан сапкан кешечә җикеренеп йөри. Кеше саен бәйләнә. Ш.Камал

Җикеренеп кую Кинәт, бер тапкыр җикеренү. Бары Вафа староста гына түзмәде: – Нәрсә сөйләнә ул малай актыгы? – дип, буыла-буыла җикеренеп куйды. М.Галәү



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә