ҖИЗНИ и. Үзеңнән олы кыз туганыңның ире һәм аңа эндәшү сүзе. Анаң үги булса, атаң җизни була. Әйтем. Җизниләргә кунакка баруыбызны, ничектер, хәтерләмим, ә менә җизни үзе безгә кунакка килергә бик яратучан булып китте. Ф.Хөсни. Бала чагыннан бирле кадерләп, тәрбияләп үстергән җизнәсенә шундый явызлык эшләгәнне, туган анасына да ул игелек күрсәтмәс. Р.Ишморат



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә