ҖИЗ и. 1. Бакырга төрле металлар (цинк, кургаш, аккургаш, тимер һ.б.) кушып коелган эретмә. Самавыр --- инде утырган җиреннән бер якка кыйшаеп төшкән, соры җиз ниндидер күкле-яшелле төскә кергән. Ә.Фәйзи. Ае белән гөмбәзен, чыннан да, җизенә була Мәгъдән абзый алып китәргә иткән иде дә – картлар, бик каты тавыш күтәреп, якын да җибәрмәделәр. Х.Сарьян

2. с. мәгъ. 1) Шундый эретмәдән эшләнгән. Бары тик әнә шул мунчага куяр өчен генә махсус җиз ләгән белән җиз чүмеч алырга туры килде Габдулла агайга. Ф.Хөсни. Ул арада, комган төбе чаклы җиз медален тагып, кулына таягын тотып, зур кара сакаллы, тупас битле староста да килеп җитте. М.Гали. Кердем, карт ялгыз, иске китапны өстәлгә таратып салган, ак күлмәктән, чиста йөзле. Күзлеге җиз чыбыклы. М.Мәһдиев

2) Шул эретмә төсендәге, сары, җирән. Җил тибрәткән сары җиз башаклар җиргә яттылар. М.Җәлил. Җиз кәүсәле мәһабәт наратлар арасында, чынлап та, әллә нинди иркенлек, җанны иркәли торган саф тынлык иде. М.Галиев

Җиз иләк аша үткәрү Үтә сайлап, сайланып. Әлеге кыйссага өлкән агай әһелләре бик сакланып һәм сирәк мөрәҗәгать итә, хрестоматияләргә дә бик нәзберекләнеп, җиз иләк аша үткәреп кенә кертәләр. Т.Галиуллин. Җиз кадак Юлчыларның ат азыгы булган кадерле солы турында башкалардан тел яшереп әйтә торган сүзләре



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә