ҖИДЕ-СИГЕЗ сан Җиде яки сигез тирәсе, якынча җиде белән сигез арасында. Башка елларда булса, җиде-сигез чакрымнан чаптыралар иде, быел, төрле илләрнең данлык атлары килгәнгә, шулай ерактан чаптыралар диләр. Г.Ибраһимов. Габдулла Тукай шул җиде-сигез еллы бер арада дүрт-биш йөз битлек шигырь яза һәм, һичбер шагыйрьгә насыйп булмаган нәтиҗәлелек белән, шималь төрекләре тормышының яңа сәхифәләрен тасвир итә. Г.Исхакый. Җиде-сигез яшьлек малай инде авылның уртак кайгысы белән кайгыра, уртак шатлыгы белән шатлана. Ә.Фәйзи



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә