ҖИДЕНЧЕ сан Бер-бер артлы санаганда, урыны алты белән сигез арасында булуны белдергән тәртип саны. Безнең өйдә – без җидәү, безнең песи – җиденчесе. Г.Тукай. Яңадан үги әбисе кулына, зур семьялы ач өйгә, алты күгәрчен арасына җиденче чәүкә булып кайту аны шатландырмый. Ә.Фәйзи. Җирән бияне таба алмагач, --- җиденче басу читеннән урманга таба юыртып киттем. Х.Сарьян ◊ Җиденче кат күктә тою, хис итү Үзеңне артык бәхетле дип санау, бик нык шатлану. Әгәр Мәдинә ялгыш кына якты чырай күрсәтсә дә, Хәбир үзен күкнең җиденче катына менгән кеше кебек хис итте. Ш.Хөсәенов |