ҖИДЕЛЕК и. сөйл. 1) Җиде (7) цифры. Җиделек белән берлегең охшаш язылган 2) Кәрт, домино һ.б.ш. уеннарда җиде билгесе куелган уен берәмлеге. Җиделектән йөрү 3) Җиде катнашучыдан торган команда, кешеләр төркеме, илләр берләшмәсе һ.б.ш. Кайчандыр без әрсезләнеп кергән «Зур сигезлек» тә әнә яңадан «Җиделек»кә әйләнеп куйды. Ватаным Татарстан. 1993 елда «зур җиделек» илләре, бездәге беренче буын реакторларын ябуны финанслау өчен, махсус счёт булдырган иде. Татарстан яшьләре |